«Кыш моңнары»: әдәби-музыкаль кичә (18+)

Җир өстенә беренче кар ятты. Елның иң тылсымлы вакыты якынлаша, һәм хезмәт ветераннары өчен пансионатта узган очрашуда катнашучылар кышка багышланган яки кыш белән бәйле шигырь һәм җырларны искә төшерде. Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре алар өчен «Кыш моңнары» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды.

Пушкинның «Зимнее утро»сы, Есенинның «Белая берёза»сы, Тютчевның «Чародейкою зимою…», Никитинның «Встреча зимы»  – илебез шагыйрьләре арасында кыш турында язмаганнары юктыр. 

Ял итүчеләр Наталья Будина башкаруында Олег Митяевның «Благодать» җырын җылы кабул итте, ә танылган «Кабы не было зимы» җырын барысы бергә җырлады.

Поделиться: